Азнакай районында «Үсеш ноктасы» мәктәпләре директорлары һәм үзәк җитәкчеләре семинары узды

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

31 октябрьдә Азнакай районында  методик берләшмәләренең секция утырышлары кысаларында мәктәпләр директорлары һәм «Үсеш ноктасы» үзәкләре җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе узды. Темасы: «Укучыларның заманча компетенцияләрен формалаштыру ресурсы буларак, «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәге».

Әлеге семинар Азнакай шәһәренең 5 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында узды, ул 2021 елда “Заманча мәктәп” федераль проектына керде.

Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәдишина     семинарда катнашучыларны Азнакай районында “Үсеш ноктасы” үзәкләре нең  планнары белән таныштырды.

Практик өлештә семинарда катнашучылар 8 нче сыйныф укучыларының робототехника  эшләре белән таныштылар. Педагог Динарис Вәлиев дәрестән тыш эшчәнлектә җиһазларны куллануның үзенчәлекләре турында сөйләде. Химия укытучысы Неля Камилова җиһазларны предметлар укытканда куллану мөмкинлекләрен күрсәтте.  Семинар эшендә методистлар Гөлназ Вәлиева, Гөлназ Шәмсиева һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International