6 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар «Кара, бу Россия!» конкурсында катнаша ала

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

«Кара, бу Россия!» видеооткрыткалары конкурсында катнашучыларны теркәү дәвам итә. 2022 ел темасы - "Минем төбәк горурлыгы". Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Гаризаларны илнең барлык төбәкләреннән 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары бирә ала. Аларга биш кешедән торган команда җыярга һәм 13 ноябрьгә кадәр проект сайтында теркәлү узарга кирәк. Аннары балалар мастер-классларга керү мөмкинлеге ала һәм конкурска эшләрен җибәрә  башлыйлар.

 Видеооткрыткаларны шәхси кабинетка 27 ноябрьгә кадәр йөкләргә  мөмкин. Декабрьдә һәр номинациядә иң яхшы эшләр билгеләнәчәк һәм бүләкләнәчәк: җиңүче команданың барлык әгъзалары өчен дә кыйммәтле бүләкләр биреләчәк, ә конкурс партнерлары иһәм кураторлары  номинацияләрендә 250 дән артык бүләк комплекты уйнатылачак.

Тулырак мәгълүмәт конкурсның рәсми сайтында, телеграм-каналда һәм "ВКонтакте" социаль челтәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International