Биология буенча 2023 елның БДИда биремнәр саны 28 дән 29 га кадәр арткан

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Рособрнадзор биология буенча БДИга әзерләнүгә багышланган эфир үткәрде. Чыгарылыш Федераль педагогик үлчәүләр институтыннан (ФИПИ) имтихан материалларын әзерләүчеләр онлайн-консультацияләр циклын дәвам итте. 2023 елда имтихан эше һәм  кайбер үзгәрешләр турында биология буенча БДИның контроль үлчәү материалларын эшләү комиссиясе әгъзасы Татьяна Шопенская сөйләде.

Биология буенча 2023 елның БДИда биремнәр саны 28 дән 29 га кадәр арткан. Узган елгы имтихан эшләреннән 24 нче линия,  дөрес булмаган җавапны сызыгыз,  дигәнне алып атканнар. 3 нче линиягә кешенең экология һәм физиологиясе буенча хисап бурычлары өстәлде. 27 (элеккеге 26) биремендә күзәнәк биологиясе һәм генетика буенча сораулар өстәлде.

Икенче өлештә ике биремнән мини-модуль җыелган: 23 - биологик тәҗрибә методологиясе һәм 24 - эксперимент нәтиҗәләре һәм фаразлар. Беренче өлештә шулай ук «Органик дөнья системасы һәм күптөрлелеге» һәм «Кеше һәм аның  организмы сәламәтлеге» дигән эчтәлекле блоклар биремнәренең бердәм модульләренә берләштерелгән. Бактерия һәм вируслар буенча белемнәрен тикшерә торган кыска җаваплар  «Күзәнәк һәм организм - биологик системалар» блогы биремнәрендә . Шулай ук БДИ-2023 дә рәсемле биремнәр саны арткан , бу  1, 5-6, 9-10, 13-14, 25 биремнәр.

Имтиханнарга мөстәкыйль әзерләнү өчен Татьяна Шопенская ФИПИ сайтында "Әзерлек Навигаторы"н тәкъдим итте.

 Татьяна Шопенская булачак чыгарылыш укучылары һәм педагогларның аерым биремнәрне үтәү үзенчәлекләре турындагы сорауларына җавап бирде. Эфирның видеоязмасы Рособрнадзорның "ВКонтакте" социаль челтәрендәге битендә табарга мөмкин.

1 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә  җәмгыять белеме буенча  БДИга әзерлек буенча онлайн-консультацияләр  эфиры  дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International