Белем бирү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының бәйсез бәяләнүе (НОК) - җәмәгатьчелек контроле формасының берсе һәм хезмәт күрсәтелүчеләргә белем бирү оешмалары тарафыннан аның шартлары турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын яхшырту максатында башкарыла.
Бәйсез бәя бирү биш критерийне үз эченә ала:
оешма турында мәгълүматның ачыклыгы һәм мөмкинлеге;
хезмәт күрсәтү шартларының уңайлыгы;
инвалидларга хезмәт күрсәтү;
оешма хезмәткәрләренең игелеклелеге, әдәплелеге;
хезмәт күрсәтү шартларыннан канәгать булу.
2022 елда 79 дәүләт оешмасының хезмәт шартларының сыйфаты бәйсез бәяләү үткәрелде. Оешмалар исемлеге белән түбәндәге сылтама аша кереп танышырга мөмкин: https://mon.tatarstan.ru/2022-god-5807409.htm.
Бәйсез бәя бирү нәтиҗәләре, мәгариф эшчәнлеген гамәлгә ашыру оешмалары тарафыннан, укыту эшчәнлеге сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрү буенча Министрлык каршындагы иҗтимагый совет утырышында каралачак.
Татарстан Республикасының теләсә кайсы гражданины дәүләт (муниципаль) учреждениеләре турында мәгълүмат урнаштыру өчен рәсми сайтта www.bus.gov.ru бәяләмә калдырып, мәгариф эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяли ала, яисә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында http://mon.tatarstan.ru/rus/oprosnik.htm онлайн-сораштыру үтә ала.
Сезне активрак булырга чакырабыз!