182 нче Казан лицее «Уңышлы мәктәп» VI Бөтенроссия конкурсында призер булды

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Бу ярышка  нәтиҗә Мәскәүдә ясалган. Финалда 16 лауреат учреждение җиңү өчен көрәшкән. Йомгаклау этабында конкурста катнашучылар үзләренең белем бирү методикалары турында сөйләделәр, командаларда эшләделәр һәм хезмәттәшләренең тәҗрибәсен өйрәнделәр, шулай ук киләчәк мәктәбе модельләрен төзеделәр. Ярыш нәтиҗәләре буенча Казан лицее өченче урынны яулады һәм 500 мең сум күләмендә грант алды.

Быел конкурста Россиянең 40 төбәгеннән 425 мәктәп катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International