"Абилимпикс" Илкүләм чемпионаты финалында гомумкоманда зачетында Татарстанлылар икенче урынны алды

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанга инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм  чемпионатының көмеш призерлары кайтты. Ярыш йомгаклары буенча Татарстан җыелма командасы 123 медаль яулады, шул исәптән 50 алтын, 45 көмеш һәм 28 бронза медаль. Казан вокзалы перронында җиңүчеләрне һәм призерларны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин каршы алды. Кайтучлар үзләренең хисләре белән уртаклашты, майданчык  алып һәр көнне әзерлек эшләре алып барганнар. Бары тик шул очракта гына зур нәтиҗәләргә ирешеп була, диделәр алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International