Имтихан материалларын эшләүчеләр “Барысы 100”га әзерләнү буенча онлайн-консультацияләр сериясен җәмгыять белеменнән имтиханга багышланган эфир белән дәвам иттеләр. Җәмгыять белеме буенча БДИның контроль үлчәү материалларын эшләү комиссиясе җитәкчесе Татьяна Лискова 2023 елгы үзгәрешләр турында сөйләде, аерым биремнәрне әзерләү һәм үтәү буенча киңәшләр бирде һәм чыгарылыш укучылары һәм укытучылар сорауларына җавап бирде.
Аның сүзләренчә, 2023 елда җәмгыять белеме буенча имтихан эшендә зур булмаган төзәтмәләр бар. 18 нче бирем формулировкасы үзгәргән. 25 нче бирем формулировкасы детальләштерелгән һәм аны бәяләү системасы үзгәртелгән. Бу биремне үтәүгә иҗади якын килергә кирәк, ә җавапны ниндидер шаблонга кертергә тырышмаска кирәк.
Эфирның видеоязмасын Рособрнадзорның "ВКонтакте" һәм башка социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.
7 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә БДИга әзерлек буенча онлайн-консультацияләр сериясендә химия буенча имтиханга багышланган эфир дәвам итәчәк.