Киләсе уку елында Казанның Яңа Савин районында 1224 укучыны сыйдырышлы яңа мәктәп ачылачак. Балалар өчен бассейннар һәм спорт заллары, шулай ук 500 дән артык урынлы актлар залы җиһазландырылачак. Төзелеш барышын Казан мэры Илсур Метшин контрольдә тота.
Төзелеш эшләре «Мәгариф» илкүләм проекты буенча алып барыла. Өч катлы бинаның мәйданы 24,5 мең кв.м тәшкил итәчәк. ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры урынбасары Динар Бәдретдинов Илсур Метшинга хәбәр иткәнчә, эшләрнең өчтән бер өлеше башкарылган. Мәктәпнең беренче катында кече сыйныф укучыларының кабинетлары урнашачак, ә икенче һәм өченче катларда, уку кабинетларыннан тыш, актлар залы, ашханә, 2 бассейн һәм 2 спорт залы, китапханә һәм башка бүлмәләр булачак. Укучылар өчен уңайлы территориядә футбол кыры һәм волейбол, баскетбол һәм теннис өчен мәйданчыклар төзиячәкләр.
Яңа мәктәптә сәламәтлекләре чикле балаларны укыту өчен уңайлы мохит булдырылачак. Проект буенча керү юлы пандуслар белән җиһазландырыла, шулай ук бинада лифтлар булдыру каралган.