Белем бирү сыйфатын арттырырга: цифрлы инструментлар ярдәм итә

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

"Цифрлы белем бирү мохите" проекты иң югары технологиялеләренең берсе генә түгел, ә "Мәгариф" илкүләм проектының иң күп фикер алышу рәтенә дә керде.

Ул мәгариф оешмаларын заманча җиһазлар белән тәэмин итүне һәм цифрлы сервисларны үстерүне, верификацияләнгән контентлы бердәм онлайн-платформа булдыруны, мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә Россия программасы  тәэмин ителешен кертүне, илнең барлык төбәкләрендә цифрлы белем бирү үзәкләрен ачуны күздә тота.

Бу проектның  ничек тормышка ашырылуы турында "Мәгариф мохите" онлайн-программасының яңа чыгарылышында сүз барачак, улэфирга  2 нче ноябрьдә (Мәскәү вакыты белән) 15:00 сәгатьтә чыгачак.

Онлайн-программаны трансляцияләү "Россия мәгарифе" федераль порталы мәйданчыгында һәм Россия Мәгариф министрлыгының "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми төркемендә карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International