Биология һәм химия буенча Пирогов олимпиадасына теркәлү башланды

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының РНИМУ Н.И. Пирогов оештырган мәктәп укучылары өчен химия һәм биология буенча Пирогов олимпиадасында катнашу өчен гаризалар  кабул итү 2022 елның 1 ноябреннән башланды.

Олимпиада  өченче тапкыр узачак. Беренче чара илнең 83 төбәгеннән алты меңнән артык катнашучыны җыйды, өченчесе - 84 төбәктән сигез мең катнашучы. Нәтиҗәләр буенча Россиянең төрле шәһәрләреннән, шул исәптән Вязники, Екатеринбург, Жуковский, Киров, Люберцы, Мәскәү, Новосибирск, Рославль, Ростов-на-Дону, Йошкар-Ола, Элиста, шулай ук Кыргызстаннан (Бишкәк) җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланды.

Быел 9-11 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем алучы студентлар катнаша алачак.  Беренче тапкыр, олимпиадада тугызынчы сыйныф укучылары  да  катнаша алачак.

Олимпиадада катнашучы  өчен, 1 нче ноябрьдән 20 нче ноябрьгә кадәр Университет сайтында теркәлергә кирәк: https://rsmu.ru/academics/for-school-students/pirogov-olimpiada/. Шәхси кабинетта үз мәгълүматларыңны кертергә, профиль сайларга. Һәр катнашучы үз көчен бер яки  ике педмет буенча  сынап карый ала.

Олимпиада ике этаптан торачак:

  • сайлап алу ярышлары: дистанцион рәвештә 2022 елның 22-24 нче ноябрендә уза;
  • Йомгаклау: 2023 елның 1нче мартыннан 3нче мартына кадәр. Мәскәүдә (Н.И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университетының төп бинасында) яисә читтән торып  уку-укыту технологияләрен кулланып, көндезге форматта узачак.

Җиңүчеләргә:

  • Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.И. Пирогов исемендәге РМТМУна кергәндә өстенлек: БДИ нәтиҗәләренә индивидуаль казанышларның өстәмә 10 балл;
  • дипломнар (җиңүчеләр һәм призерлар өчен), сертификатлар (йомгаклау этабында катнашучылар өчен);
  • кыйммәтле бүләкләр, сувенирлар һәм истәлекле бүләкләр;
  • җиңүче һәм призерлар өчен РМТМУ тулай торагында чираттан тыш урнашу;
  • химия һәм биология буенча белемнәреңне тикшерү һәм ныгыту мөмкинлеге.

Олимпиада турындагы нигезләмә, аны уздыру регламенты, этапларның графигы, узган елгы олимпиада биремнәрен хәл итү, шулай ук катнашуга гаризаны безнең сайтта бирә аласыз: https://rsmu.ru/academics/for-school-students/pirogov-olimpiada/.

Әгәр сорауларыгыз калса, аларны электрон почта (olimpiada@rsmu.ru) яисә телефон аша:  7 (495) 434-22-66 (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 09:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 09:00 сәгатьтән 16:45 сәгатькә кадәр) бигә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International