М.Җәлил исемендәге премиягә гаризалар 19 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк.

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Премия ике елга бер тапкыр Татарстан яшьләренең 35 яшькә кадәрге талантлы вәкилләренә, шулай ук авторлар төркеменә бирелә, аларның 70 проценты 35 яшькә кадәрге яшьләрне тәшкил итә, сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә, яшьләр эшмәкәрлеге өлкәсендәге югары казанышлары, яшьләр программаларын тормышка ашырудагы өлеше өчен бирелә.

Конкурс түбәндәге юнәлешләр буенча уздырыла: «Әдәбият», «Музыкаль сәнгать», «Рәсем сәганте», «Театраль сәнгать», «Цирк », «Кино», «Фән», «Журналистика һәм  телевидение», «Мәгариф», «Тәрбия», «Иҗтимагый эшчәнлек», «Яшьләр эшкуарлыгы».

Катнашу өчен  гаризалар 19 нчы декабрьгә кадәр кабул ителә. Өстәмә материалларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420021, Казан шәһәре, Г.Тукай ур., 113а, бина 2.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International