КФУның 2 меңнән артык студенты «Мин - профессионал» олимпиадасында катнашырга теләк белдерде

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

«Мин - профессионал» Бөтенроссия олимпиадасы алтынчы мәртәбә үткәрелә. Яңа форматтагы студентлар өчен масштаблы ярыш 73 юнәлешне колачлый - филологиядән алып робототехникага кадәр.

Олимпиаданы илнең әйдәп баручы югары уку йортлары һәм 500дән артык Россия компаниясе оештыра. Проект Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Теркәлү сайтта 15нче ноябрьгә кадәр. Бүгенге көндә КФУның 2 меңнән артык студенты олимпиадада катнашырга теләк белдергән инде. Олимпиадада бакалавриат, магистратура, белгечлек программалары буенча белем алучы Россия югары уку йортлары студентлары катнаша ала.

Олимпиада вакытында конкурсантларда теоретик белемнәр дә, гамәли компетенцияләр дә тикшерелә.

Җыелган балларга карап алтынчы сезон олимпиадасының призерлары, җиңүчеләре билгеләнәчәк. Алар барысы да укытуның икенче баскычына кергәндә ташламалардан файдалана алачак һәм Россия компаниясендә стажировка уза алачак. Алтын, көмеш һәм бронза медаль алучылар өчен шулай ук 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәр акчалата премияләр каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International