«Имин юллар» Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнашырга чакырабыз!

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Юл хәрәкәте кагыйдәләре темасына онлайн-тест 2022 елның 20 нче ноябренә кадәр барачак. Чараны оештыручылар РФ Транспорт министрлыгы, РФ Эчке эшләр министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы .

Олимпиада да 1-9 сыйныф укучылары катнаша ала. Онлайн-ярыш укучыларның юл грамоталыгын тикшерергә һәм арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Биремнәрдә юлда реаль хәлләр модельләштерелә, ә катнашучылар  дөрес карар табарга тиеш. Төрле яшь категорияләре өчен тиешле катлаулылыктагы  биремнәр  каралган.

Билгеләп үтик, онлайн-ярыш «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты ярдәмендә өченче ел рәттән уздырыла.  Шал вакыт эчендә,олимпиадада катнашып 5 млн га якын укучы  үзләренең юл грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрде.

Тулырак мәгълүмат белән илкүләмепроектлар.рф сайтында танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International