Бүген, 2022 елның 2 нче ноябрендә, Казанда 179 нчы гимназия базасында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең район методик берләшмәләре җитәкчеләренең, «Математика», «Физика», «Химия», «Биология», «Тарих», «Җәмгыять белеме», «География», «Информатика» буенча республика форумы уза. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты вәкилләре, Татарстан Республикасы фән комиссияләре рәисләре катнаша.
Форумда катнашучылар ике төп мәсьәләне караячак: