Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиягә озак көтелгән капиталь ремонт ясалачак- бу хакта учреждениенең 30 еллык юбилеен бәйрәмендә билгеле булды.
Бәйрәм программасы гимназиянең актлар залында узды, анда коллективны котларга шәһәр мэры Рамил Муллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Сибгатуллин, структур бүлекчәләр җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, чыгарылыш укучылары, ата-аналар, педагогик хезмәт ветераннары килде.
1992 елда төзелгән бина капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ, уку йортының матди-техник базасы заманча таләпләр дәрәҗәсеннән шактый артта калган. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, шактый катлаулы вакытта, 500 млн сумга гимназияне ремонтлауны хуплады. Республика җитәкчелегенең мондый мөнәсәбәте татар гимназиясе язмышына, мәктәп укучыларына битараф булмауны күрсәтә.