2 нче ноябрь көнне А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында Казан мәктәпләренең 300 дән артык җитәкчесе җыелды.
Педагогик семинар Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе тарафыннан А.Н. Туполев исемендәге КНТИУ-КАИ белән берлектә оештырылды. Очрашуның төп максаты - һөнәри юнәлеш эшчәнлеген үстерү һәм укучыларның инженер һөнәрләре белән кызыксынуын арттыру.