Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин матбугат конференциясе барышында каникуллар планнары турында сөйләде һәм Яр Чаллыда мәгариф өлкәсендәге мәгълүматларны гомумиләштерде.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 81 мәктәп эшли, анда 71 меңнән артык укучы белем ала,бу узган елга караганда 3 меңгә күбрәк.
Беренче чирекнең әһәмиятле вакыйгаларының берсе , 33 фән буенча олимпиадаларның мәктәп этаплары, каникулдан соң шәһәр этаплары башлана. Мәктәп укучылары өчен каникулларда мәктәп яны лагерьлары эшли, мәдәни чаралар оештырылган. Бигрәк тә мобилизацияләнгән чаллылылар балаларына аерым игътибар бирелә.
Чаллы мәктәпләрендә укытуның аерым юнәлешен сайларга мөмкин. Мәсәлән, техник, социаль-икътисадый, гуманитар яки универсаль. Быел яңа юнәлеш ачылды , 15 педагогик сыйныф булдырылды.