Быел төрле илләрдән 30 меңнән артык кеше Open Doors халыкара олимпиадасында катнашу өчен теркәлде, ул безнең вузларның магистратурасына һәм аспирантурасына керү сынауларыннан башка керергә мөмкинлек бирә. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
Олимпиада РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәм Росхезмәттәшлек ярдәмендә "Фән һәм университетлар" илкүләм проекты кысаларында үткәрелә. Проектның оештыручысы "Глобаль университетлар" ассоциациясе.
Олимпиаданың беренче этабы 2022 елның 12 нче декабреннән 21нче декабренә кадәр, икенчесе - 2023 елның 10-19 нчы гыйнварында узачак, өченче этап аспирантура трегында катнашучылар өчен 11нче февральдән 9 нчы мартка кадәр дәвам итәчәк.
Быел катнашучылар өчен 14 профиль бар. Аларның исемлеге белән проект сайтында танышырга мөмкин. Һәркайсында ике трек: магистратура һәм аспирантура каралган. Катнашучылар берьюлы берничә профиль, һәм бер яки ике трек буенча интеллектуаль сынаулар узарга мөмкин.
Олимпиадада югары белемле яисә 2023 елда тиешле дәрәҗәдә белем алучы чит ил гражданнары - магистратура һәм аспирантура абитуриентлары, шулай ук гражданлыгы булмаган затлар, шул исәптән чит илдә яшәүче россиялеләр катнаша ала.
Олимпиадада катнашуга гаризаны 2022 елның 10 декабренә кадәр бирергә мөмкин.