Россиядә "Мәктәптә футбол" фестивале башланды

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

"Мәктәптә футбол" Бөтенроссия фестиваленең 4 нче сезоны 2023 елның 22 нче маена кадәр узачак. Анда илнең теләсә нинди белем бирү учреждениесе катнаша ала( балалар бакчасы яки мәктәп). Моның өчен теркәлергә һәм 15 нче декабрьгә кадәр Спорт.рф сайтында гариза бирергә кирәк.

Фестиваль форматы бик уңайлы: укучыларга һәм аларның педагогларына каядыр барырга кирәкми ,  барлык конкурслар һәм ярышларны үз мәктәбе базасында үткәрелә. Уку елы дәвамында анда катнашучылар конкурслар, ярышлар һәм эстафеталар оештырачак. Һәр чарадан  соң педагоглар фото-видео отчетын мәктәп укучылары хәрәкәтенең спорт порталына кертергә тиеш булачак, анда баллар биреләчәк һәм төбәкләр рейтинглары формалашачак.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча Россиянең һәр субъектында өч номинациядә җиңүчеләр билгеләнә - балалар бакчалары, мәктәпләр арасында 300 гә кадәр һәм 300дән артык укучы. Алар арасыннан илнең иң яхшы өч оешмасы сайланачак. Фестивальнең региональ җиңүчеләре Россия футбол союзыннан бүләкләр алачак - футбол туплары һәм инвентарьлары, илдә иң яхшы футбол капкасы комплектлары да эләгәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International