1 нче ноябрь көнне РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгының илдә дөнья дәрәҗәсендәге кампуслар булдыру буенча рәсми порталында прокампус.рф катнашучыларның шәхси кабинетларында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы экспертлары үткәргән проектларны бәяләү нәтиҗәләре басылып чыкты.
Казанда узган барлык процедуралар нәтиҗәләре буенча дөнья дәрәҗәсендәге югары уку йортлары кампусын булдыруга Татарстан Республикасының заявкасы алган югары бәяләр аңа бәйгенең "ярымфиналына" чыгуны - кампуслар төзү мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында проектларны карауны тәэмин итә.
Җиңүчеләр 2022 елның декабрь башында игълан ителәчәк дип планлаштырыла.
КНИТУ-КАИ проекты Четаев, Чистай урамнары һәм Фатыйх Әмирхан проспекты арасындагы участокта хезмәт күрсәтүче, медицина инфраструктурасы, коворкинг һәм фудкортлы укыту-лаборатория блоклары һәм студентлар кунакханәләре төзүне, спорт үзәген киңәйтүне, 2 һәм 8 уку биналарына капиталь ремонт ясауны, шулай ук якын-тирәдәге территориянең рекреацион потенциалын үстерүне күздә тота.