Россиядә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә энергияне сак тоту буенча «Е-Диктант» III Бөтенроссия диктанты старт алды

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 20 нче октябрендә безнең илдә «Е-Диктант» торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә энергияне сак тоту буенча III Бөтенроссия диктанты старт алды.

Чара дәүләт корпорациясе - Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды инициативасы белән уздырыла.  Диктантның операторы- җаваплылыгы чикләнгән  "СБ Сервис"җәмгыяте .

Чарада илебезнең 12 яшьтән зуррак гражданнары, энергия нәтиҗәлелеге, экология һәм заманча энергия саклаучы технологияләр куллану мәсьәләләрендә үз белемнәрен тикшерергә теләүчеләр катнаша ала.

«Е-Диктант» Бөтенроссия интеллектуаль ярышы традицион рәвештә www.energydict.ru рәсми сайтында онлайн-форматта уздырыла һәм җылылык, су, электр энергиясен экономияләүгә, үз йортыңда да һәм күпфатирлы йортларда алдынгы технологияләр куллануга бәйле темалар буенча сорауларны һәм бурычларны үз эченә ала.

2022 елның 20 нче октябреннән 20 нче ноябренә кадәр узачак беренче мәгълүмати-белем бирү этабында ук катнашучыларны бик күп күңелле бонуслар көтә. Җиңүчеләр призлар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак!

Икенче сайлап алу этабы 21нче ноябрьдән 9 нчы декабрьгә кадәр шулай ук диктант сайтында узачак. Катнашучылар җылылык һәм электр энергиясен экономияләүгә, су белән тәэмин итүгә, табигый ресурслардан рациональ файдалануга бәйле биремнәрне хәл итүгә бер сәгать вакыт сарыф итәчәк.

Өченче турны уздыру вакытында лотерея һәм конкурс узачак. Бу өстәмә рәвештә социаль челтәрләрдә үтәчәк.

Сайлап алу турында дөрес җавапларның яртысы агымдагы елның 10 нчы декабрендә узачак һәм өченче этапка күчүне гарантияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International