«Бөек илнең лаеклы улы булырга»: ТР Дәүләт Советында 25 укучыга паспорт тапшырдылар

2022 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Татарстанның 14 яше тулган 25 уучыга Россия Федерациясе гражданинының төп документын республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Тантана Татарстан Дәүләт Советы бинасында узды.

Тантанага  республиканың төрле районнарыннан 25 укучы чакырылды - бу уку алдынгылары, халыкара һәм Бөтенроссия конкурсларында, олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр, җәмәгать тормышында актив катнашучылар. Тантана башланыр алдыннан балалар парламентаризм музеенда , китапханә һәм утырышлар залында булдылар. Шулай ук Татарстан өчен әһәмиятле карарларның кемнәр һәм ничек кабул ителүен белделәр.

Тантаналы чара мөһим датага - Татарстанның төп Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулуга багышланган.  Бүген республикада 173 милләт һәм халык дус-тату яши.

Укучыларга паспорт алу белән бергә зур җаваплылык та  йөкләнә, диде Ф.Мөхәммәтшин. "Сез өлкәннәр тормышына керәсез,  бу зур җаваплылык , хәзер сезгә үз хокукларыгызны белү генә түгел, ә үз мөмкинлекләрегездән файдалана белергә дә кирәк", - диде ул.   

Республика парламенты җитәкчесе Татарстан укучыларын хезмәт сөючән булырга өндәде һәм һәркемгә тормышта үз юлын табун теләде, хәзер яшьләр алдында бик күп юллар ачылуын билгеләп үтте.

"Бүген республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан документ алу шатлыклы һәм җаваплы булды, дип әйтәсем килә. Без биредә  республика тарихы, Конституция кабул ителүен белдек, һәм нәкъ менә монда без өлкәннәр тормышына старт алдык. Россия гражданины бурычын намус белән үтәргә, бөек илебезнең лаеклы улы булырга вәгъдә итәм», - дип чыгыш ясады Россиянең яшь гражданнары исеменнән укучы Тимур Гыйльманов. 

Аларны истәлекле вакыйга белән котларга  якыннары гына түгел, депутатлар, республика Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләре һәм министрлык вәкилләре килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International