Казан укытучысы Мария Гайнетдинова «Педагогик дебют - 2022» Бөтенроссия конкурсында җиңде. Конкурсның йомгаклау этабы 27 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә узды.
Башлангыч сыйныфлар һәм өстәмә белем бирү укытучысы Мария Гайнетдинова Яңа Савин районының 146 нчы «Ресурс» лицеенда эшли. Конкурста ул «Өстәмә белем бирүнең яшь педагоглары» номинациясендә катнашы.
Казанның "Ресурс" 146 нчы лицееның тагын дүрт белгече конкурс лауреатлары булды:
директор урынбасарлары Гөлия Нуретдинова һәм Альбина Чернова «Яшь идарәчеләр» номинациясендә;
инглиз теле укытучысы Ләйсән Харисова «Яшь укытучылар» номинациясендә;
“Яшь педагог-психологлар” номинациясенә педогог-психолог Динә Закирова
Быел конкурста илнең 54 төбәгеннән 756 мәгариф хезмәткәре ярышты, Россиянең 42 субъектыннан 153 кеше финалга чыкты.