Инглиз теленнән Бөтенроссия диктанты 30 ноябрьдә узачак. Россия буенча югары уку йортларында, мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм техникумнарда, барлыгы 400дән артык мәйданчык ачылачак.
Диктантның 300-400 сүздән торган тексты (14-20 җөмлә) КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты укытучылары тарафыннан әзерләнгән. 2022 елда ул Интернетка, цифрлы технологияләргә һәм инновацияләргә багышланачак.
Нәтиҗәләр 21 декабрьдән соң билгеле булачак. Аларны Казан университеты сайтында һәм проектның рәсми сайтларында бастырачаклар. Җиңүчеләр һәм призерлар электрон дипломнар, ә калганнары - катнашу турында электрон сертификатлар алачак.