Питрәч районында методик эшне оештыру буенча стажировка узды

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

2-3 нче ноябрьдә Питрәч муниципаль районының мәгълүмат-методика бүлеге базасында стажировка үткәрелде һәм «Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы мәгариф системасында методик эш белән идарә итү» темасы буенча Буа, Тәтеш, Чүпрәле һәм Апас муниципаль районнары методистлары өчен инновацион режимда район методик хезмәте тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

2 нче ноябрьдә стажировка мәйданчыгы эше түгәрәк өстәл артында башланды. Сәламләү сүзе белән Питрәч районы мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова чыгыш ясады. Икенче көн программасына иҗат лабораториясе утырышы кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International