Яр Чаллы мэры өлкән сыйныф укучылары белән "Мөһим сөйләшүләр" дәресен үткәрде

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Яңа уку елыннан илнең барлык мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә һәр дүшәмбе "Мөһим  сөйләшүләр" дәресеннән башлана. Дәрес күнеккән сыйныф сәгатен хәтерләтә, ләкин әңгәмә форматында уза һәм аның төп темалары бүгенге Россиядә кеше тормышының төп аспектлары белән бәйле.

Бүген 56 нчы мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен дәрес үзенчәлекле булды , аны шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәхсән үзе үткәрде. Актлар залында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны астында Россия флагы күтәрелде. Мондый чара  Чаллы мәктәпләрендә һәр дүшәмбе көнне уза.

 Дәрес «Яр Чаллы - мөмкинлекләр шәһәре» темасы буенча һәм әңгәмә форматында узды. Шәһәр мэры Яр Чаллы тарихы һәм шәһәрнең алга таба үсеше турында сөйләде. Шәһәрнең мәдәни урыннарына интерактив экскурсия ясалды.

Шулай ук,  Наил Мәһдиев өлкән сыйныф укучыларының сорауларына җаваплар бирде, мәсәлән, үзенең тормыш юлы, мөһим күнекмәләре һәм шәһәрдә карьера үсеше мөмкинлекләре турында. Югары сыйныф укучыларының күбесе нәкъ менә Яр Чаллыда укуларын дәвам итәргә уйлыйлар. Мәсәлән, 56 нчы мәктәптә психолог-педагогик сыйныфлар эшли, аның укучылары , Чаллы педагогика университетының булачак студентлары.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International