9 ноябрьдән «Фән. Геройлар территориясе" старт ала

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Студентлар һәм мәктәп укучылары өчен "Фән. Геройлар территориясе" конкурсының беренче өч этабы тәмамланды. Конкурс геройлар.фән.рф мәгълүмат-белем бирү платформасында онлайн-форматта уза.

Һәр этап үз эченә өч төрле биремне ала: «Фәнни волонтерлык», «Фәнни кызыксыну» һәм «Фәнни омтылышлар». Һәр катнашучы өч юнәлештә дә үз көчләрен сынап карый ала.

Ярымфинал сынаулары  9 - 17 ноябрьгә кадәр узачак, суперфинал декабрьгә планлаштырылган.

Конкурс финалистлары дөнья дәрәҗәсендәге Россия фәнни үзәкләрендә стажировка узу мөмкинлеге өчен көрәшәчәк, шулай ук 2022 елның декабрендә Сочи шәһәрендә узачак яшь галимнәр конгрессында катнашачак.

Катнашучылар үз белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтәчәк. "ВКонтакте" социаль челтәрендәге конкурс битендә аралаша, үз бурычларын уйлап таба һәм экспертларга сорауларны чат-бот аша бирә алачак.

 

Белешмә өчен:

                «Фән. Геройлар территориясе » конкурсы «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында өченче тапкыр уздырыла.

Конкурсның максаты - яшьләр һәм яшүсмерләрнең заманча фән белән кызыксынуын профильле уенга җәлеп итү, галим һөнәре белән таныштыру, аның чын әһәмиятен күрсәтү һәм яшьләргә карьера потенциалын ачарга ярдәм итү.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International