3 ноябрь көнне Казанда инглиз теле буенча 2022/2023 уку елында Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты Европа телләре һәм мәдәниятләре кафедрасы белән берлектә инглиз теле буенча оештыру-методик семинар-киңәшмәсе узды.
Семинар эшендә Татарстанның 250дән артык инглиз теле укытучысы катнашты.
Семинар вакытында катнашучылар 5 секциядә эшләделәр.
Секцияләр вакытында фәннәр кандидатлары һәм өлкән укытучылар тарафыннан инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасына әзерлекнең актуаль мәсьәләләре, шулай ук БДИ биремнәренең үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.
КФУның чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе деканы, Европа телләре һәм мәдәниятләре кафедрасы мөдире, инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы рәисе Диана Сабирова “Сәләтле укучыларны укытуның педагогик системасы” (“Чит тел” дисциплинасы мисалында) дигән темага лекция укыды.
Семинар тәмамланганнан соң барлык катнашучылар да Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сертификатларын алдылар.