Татарстан балалар бакчалары һәм мәктәпләре иске техниканы түләүсез үтилләштерәчәк

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Быелдан башлап Татарстанның муниципаль бюджет учреждениеләре искергән техниканы «утильләштерү мәктәбе» яңа проекты кысаларында бушка үти алачак.

«1 сентябрьдә Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында без табигатьтән файдалану фонды белән килешүгә кул куйдык. Хәзер муниципаль бюджет учреждениеләре,  балалар бакчалары һәм мәктәпләренең искергән  техникасын түләүсез  үтилләштерәчәкбез», - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Экология министрлыгының экологик агарту бүлеге башлыгы Ольга Артемьева.

Артемьева билгеләп үткәнчә, проект күптән түгел эшләтеп җибәрелгән, шуңа күрә аның башлангыч нәтиҗәләре турында сөйләргә иртәрәк. Мәктәпләр актив теркәлә башлаган, уку йортлары хезмәткәрләре хәзер иске техниканы утильләштерү бушлай алып барылганга гаҗәпләнгәннәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International