Татарстанда республикада яшәүче һәр өченче кеше республика Экология министрлыгы үткәрә торган табигатьне саклау һәм экологик агарту чараларында катнаша. Яшь натуралистлар хәрәкәте дә барлыкка килә, хәзер республикада 1600 яшь бала яшҗ натуралист булып исәпләнә, диде Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Егор Тарнавский.
“2018 елда яшь натуралистлар хәрәкәтенең йөз еллык юбилее үтте. 100 ел эчендә ул безнең илдә масштаблы балалар хәрәкәте булды. Бик күп галимнәр, фәнни эшчәнлек вәкилләре үз эшләрен нәкъ менә бу хәрәкәттән башлаган.”, - диде ул.
Республикада ел саен слетлар уздырыла, аларда аеруча аерылып торган яшь натуралистлар бүләкләнә.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Экосистема. Тыюлык төбәге" Россиядә яшь натуралистлар хәрәкәтен торгызу идеясен хуплады.