Дәүләт Думасы пленар утырышта сишәмбе көнне өченче укылышта урта махсус уку йортлары (ссузлар) вакытында белем алучыларны практик яктан әзерләү өчен кирәкле укыту-җитештерү комплексларын төзү турында закон проектын кабул итте.
Закон проекты авторларының берсе Дәүләт Думасының мәгариф комитеты башлыгы Ольга Казакова билгеләп үткәнчә, мондый укыту-җитештерү комплекслары, укучыга беренче хезмәт күнекмәсен алу мөмкинлеге бирәчәк. "Практика гына түгел, хезмәт күнекмәсе бу. Укучы хезмәт коллективында эшли, аннары көллияттән һәм техникумнан диплом белән генә түгел, хезмәт кенәгәсе белән дә чыгачак. Бу, әлбәттә, яшьләр өчен мөһим", - диде Казакова.