Мәгариф министрлыгы мәктәпләр һәм көллиятләр укучылары өчен башлангыч хәрби әзерлекнең аерым уку курсын әзерли. Ул оборона өлкәсендә гражданнарны башлангыч белемнәргә өйрәтүне оештыру турындагы инструкция нигезендә бара.
35 сәгатьлек курс биш көн эчендә эшләнә.
Шулай ук башлангыч хәрби әзерлек буенча модульләр "Тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре" предметының мәктәп курсында барлыкка киләчәк. "РГ" язганча, федераль төп гомуми белем бирү программалары проектында (2023 елда яңартылган ФГОС кысаларында эшли башлаячаклар) югары мәктәп өчен башлангыч хәрби әзерлеккә багышланган модульләр барлыкка киләчәк.
Аерым алганда, "Башлангыч хәрби әзерлек элементлары" модуле: биредә хәрби сәламләү дә, пехотачының коралы да, аның белән эш итү кагыйдәләре дә. 10-11 сыйныф укучылары беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәчәкләр һәм индивидуаль саклау чаралары белән танышачаклар.