БДИга әзерлек буенча, химиядән имтиханга багышланган онлайн-консультацияләр сериясен дәвам итә. 2023 елдагы үзгәрешләр, үзенчәлекләр турында химия буенча БДИның контроль үлчәү материалларын эшләү комиссиясе җитәкчесе Дмитрий Добротин сөйләде. Шулай ук ,ул өлкән сыйныф укучыларының һәм аларның остазларының сорауларына җавап бирде, имтиханга әзерлек буенча киңәшләр бирде.
Белгеч сүзләренчә, эш структурасы үзгәрешсез калды диярлек. Бу 34 бирем, алар 2 өлешкә бүленгән: 28 бирем 1 өлештә һәм 6 бирем икенче өлештә. Әгәр үзгәрешләргә килсәк, алар күп түгел.
"Имтиханга ышаныч белән барыгыз. Химия буенча бердәм дәүләт имтиханы - ул иң югары баллар алу өчен реаль имтихан ", - диде Дмитрий Добротин.
Эфирның видеоязмасын Рособрнадзорның "ВКонтакте" һәм башка социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.
8 ноябрьдә 12:00 дә БДИга әзерлек буенча онлайн-консультацияләр сериясе әдәбият имтиханына багышланган эфир белән дәвам итәчәк.