Татарстанның 200 меңнән артык укучысы "Саннар дәресе" Бөтенроссия мәгариф проекты катнашучылары булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы урынбасары Рөстәм Һидиятуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында хәбәр итте.
«Быел федераль проект кысаларында “Саннар дәресе” үткәрелде. Беренче сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр балалар катнашты», - диде ул.
Һидиятуллин сүзләренә караганда, дәрестә укучыларга ачык формада интернетта эшләү, ясалма интеллект, робототехника, цифрлы һәм квант технологияләре турында сөйләделәр.
Цифрлы икътисад, цифрлы технологияләр һәм программалаштыру нигезләре белән укучылар шулай ук Бөтенроссия мәгариф проекты сайтында үзләре таныша ала.