Татарстанның йөз студенты Татарстан Президенты стипендияләрен алачак. Түләү бөтен уку чорында каралган. Указны республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
«Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының тәкъдимнәрен карап, 2022 елның 1 сентябреннән Татарстан Республикасы Президенты стипендиясен укытуның бөтен чорына билгеләргә карар бирәм», - диелә указда.
Исемлеккә кергән студентлар арасында - КФУ, Идел буе дәүләт физкультура һәм спорт университеты, Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ, Иннополис университеты һәм башка югары уку йортлары студентлары бар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты стипендиясе республика территориясендә урнашкан дәүләт югары белем бирү оешмаларының талантлы студентларына ярдәм итүнең өстәмә чарасы булып тора. Степендия фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм фән олимпиадаларында катнашып яхшы өлгереш, җиңү һәм призлы урыннар алучыларга билгеләнә.