Россиядә "Экодиктант" акциясе узачак

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

11 ноябрьдән Россиядә "Экодиктант" акциясе старт ала. Ел саен үткәрелә торган интерактив агарту проекты экологияне популярлаштыруга, экологик аңлылыкны арттыруга, табигатькә сакчыл караш турында белемнәр туплауга юнәлтелгән. Акциядә барлык теләүчеләр, шул исәптән чит илләрдәндә катнаша аллара.

Быел «Экодиктант» киң спектрын колачлаячак: Арктика, Байкал күлен саклау, климат, урман, тотрыклы үсеш, калдыклар, яшел финанслар, тыюлык территорияләре, су, флора һәм фауна, һава, энергетика, табигатьтә янгын куркынычсызлыгы һәм башкалар.

Чара онлайн-форматта да оештырылган мәйданчыкларда узачак. Анда Россиянең барлык төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә яшәүчеләр катнаша ала. Катнашу өчен теркәлергә һәм офлайн-мәйданчыкларның адресларын акциянең рәсми сайтыннан карап  белергә мөмкин.

 Быел «Экодиктант» үзенең географиясен киңәйтә, офлайн-мәйданчык Казанда ачыла.

2021 елда «Экодиктант» акциясендә Россия Федерациясенең 85 субъектыннан һәм 105 чит илдән 4000 офлайн һәм онлайн-мәйданчыкларда 3,4 миллионнан артык кеше катнашты.

«Экодиктант» кысаларында берничә чара уза: «Яшел экран» видеороликлар конкурсы, Сораулар конкурсы һәм « Экодиктант талисманы». Җиңүчеләр кыйммәтле призлар алалар.

Акция 27 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Үткәрү датасы: 2022 елның 11-27 ноябре.

Үткәрү форматы: офлайн һәм онлайн.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International