10 ноябрьдә, Андрей Николаевич Туполевның туган көнендә университетта А.Н.Туполев һәйкәленә чәчәкләр салыначак, ә студентларга һәм хезмәткәрләргә "Туполев" кыска метражлы фильмы премьерасы тәкъдим ителәчәк. КАИ музее исә Андрей Николаевичка багышланган экскурсиягә килергә теләүчеләр өчен ишекләрен ача.
9:00 дән 10:30 га кадәр КАИ музеенда (7нче бина, Б.Красная ур., 55) студентлар һәм барлык теләүчеләр өчен Андрей Туполевның туган көненә багышланган экскурсия узачак. Аны КАИ профессоры Алтунин Виталий Алексеевич үткәрәчәк.
10:00 дә университет җитәкчелеге, студентлар А.Н.Туполев һәйкәленә (КАИның өченче уку бинасында, Толстой ур. 15) чәчәкләр куячаклар.
11:15 КНИТУ-КАИның (К.Маркс ур., 10) беренче бинасының Акт залында "Туполев" документаль фильмы премьерасы узачак. Фильм «Туполев» ПАО ярдәме белән, 2017 елда КНИТУ-КАИ алган президент грантлары фонды акчаларының бер өлешенә, бөек авиаконструкторның кече ватаныТверь өлкәсенең Пустомазово авылында төшерелгән.
КНИТУ-КАИның фәнни-техник китапханәсе “Университет аның исеме белән аталган"дигән күргәзмә тәкъдим итә. Моннан тыш, югары уку йортының 90 еллыгына «КНИТУ-КАИ - 90» һәм «Безнең университетның горурлыгы» экспозицияләре багышланган.
Белешмә өчен:
Андрей Николаевич Туполев - җиңел һәм авыр металл самолётларны күпләп җитештерү технологиясен уйлап тапкан һәм гамәлгә керткән атаклы авиаконструктор. Өч тапкыр Социалистик Хезмәт Герое, Ленин премиясе лауреаты (1957), СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1943, 1948, 1949, 1952, 1972).