«Ноосфера» республика профиль сменасының укыту-тренировка җыеннары башланды

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

7 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексы базасында “Ноосфера” республика профиль сменасы кысаларында география, биология, икътисад һәм татар әдәбияты буенча уку-тренировка җыеннары уза.

Уку-тренировка җыеннарына республиканың 30дан артык районыннан Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының төрле этапларында җиңүчеләр һәм призерлар килде. Сменада катнашучылар өчен биология, география, икътисад һәм татар әдәбияты өлкәсендә 2022/2023 уку елының мәктәп укучылары олимпиадалары этапларына тирәнтен теоретик һәм практик әзерлеккә юнәлтелгән зур уку программасы әзерләнгән. Дәресләр «Дуслык» ООК аудиторияләрендә, шулай ук КФУның биологик лабораторияләрендә уза.

Барлык катнашучыларга да  интеллектуаль сынауларында уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International