18 ноябрьдә Казанда халыкара «Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы» XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе - фәнни форум узачак.
Конференция Россия Федерациясе һәм чит ил масштабларында коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә белгечләрне берләштерүче традицион һәм әһәмиятле фәнни, гамәли-юнәлешле, методик һәм белем бирү форумы.
Оештыручылар: Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты.
Тулыракк: https://ieml.ru/enlightenment/dialektika/