РФдә сәламәтлеге чикле кешеләр өчен "Чиксез мөмкинлекләр" программасы старт алды

2022 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Россиядә "Чиксез мөмкинлекләр" социаль программасында катнашучы  инвалидларны интеллектуаль эшчәнлеккә җәлеп итү өчен теркәү 1 ноябрьдә башланды. Программаны "ИТ-Планета" инновацион технологияләр үсеше үзәге" “Президент грантлары фонды" тарафыннан бирелгән РФ Президенты гранты ярдәмендә уздырыла. Бу хакта проектның матбугат хезмәте хәбәр итә.  Катнашырга,  18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, Россиядә яшәүче яки аның гражданнары булган кешеләр чакырыла. Катнашу бушлай. Программада катнашу өчен 2022 елның 1 ноябреннән 2023 елның 31 гыйнварына кадәр теркәлергә мөмкин ", - диелә хәбәрдә.

Программада катнашучылар команда проект эшчәнлеге буенча яңа белемнәр һәм тәҗрибә туплый, ә иң перспективалы чишелешләр авторларына  бүләкләр, карьера үсешендә һәм үз проектларын алга җибәрүдә ярдәм итү каралган.

Әлеге социаль инициативаны үткәргән 3 ел эчендә анда 552 проект эшләгән һәм 3247 кеше катнашты. Программада катнашучыларга берничә этап үтәргә туры киләчәк. 2022 елның 1 ноябреннән 2023 елның 31 гыйнварына кадәр теркәлү, командалар формалаштыру һәм проект идеяләрен рәсмиләштерү. Проектларны эшләү - 2022 елның 1 ноябреннән 2023 елның 20 апреленә кадәр. Финал этабы - 2023 елның 26 маеннан  29 маена кадәр.

«Чиксез мөмкинлекләр» программасына «IT-Планета 2023» мәгълүмат технологияләре өлкәсендә XIV Халыкара олимпиада кысаларында махсус социаль номинация статусы бирелде, ә командага берләшү һәм проектлар өстендә эшләү Braim инновацион ярышларының Россия платформасында уза.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International