«Хөкүмәт сәгате» алдыннан Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе вәкилләре белән очрашты. Чара көн тәртибенә яңа төбәкләрнең Россия мәгариф киңлегенә интеграциясе мәсьәләләре һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасының арадаш нәтиҗәләре керде, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.
Очрашу барышында мәгариф системасына кагылышлы тагын берничә мәсьәлә яңгырады. Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Сергей Неверов мәктәпләрдә куркынычсызлык чараларын тәэмин итү мәсьәләсенә кагылды. Дәүләт Думасының Гражданлык җәмгыятен үстерү, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр мәсьәләләре комитеты рәисе Ольга Тимофеева укытучыларга бюрократик йөкләнешне киметү буенча законны гамәлгә ашыруга игътибар итте.
Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова бюджет проектына балалар һәм яшьләр белән эшләүне ныгытуга, урта һөнәри белем бирү системасына, студентлар отрядларына ярдәм итүгә кагылышлы төзәтмәләр кертелде, дип өстәде. Шулай ук IT-технологияләр тармагында яшь кешеләрне әзерләү компоненты да көчәйтелгән.
“Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Рәйсә Кармазина мәктәпләрдә педагогларның хезмәтенә түләү темасына кагылды.