Балигъ булмаганнарга карата опека һәм попечительлек органнары белгечләренең һөнәри эшчәнлеге өлкәсендә «Бала ягында» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре декабрьдә билгеле булачак. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан опека һәм попечительлек органнары белгечләрен мотивацияләү һәм опека өлкәсе хезмәткәрләренең уңай имиджын формалаштыру максатларында уздырыла, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Балигъ булмаган гражданнарга карата опека һәм попечительлек органнары белгечләренең һөнәри эшчәнлеге өлкәсендә Бөтенроссия конкурсы сентябрьдә старт алган иде.
Анда бу өлкәдә кимендә өч ел эш стажы булган опека һәм попечительлек органнары белгечләре, шулай ук балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән Россия субъектларының опека һәм попечительлек территориаль һәм муниципаль органнары катнаша.
Һәр номинациядә җиңүче дип рейтинг буенча югары күрсәткечләр күрсәткән өч катнашучы танылачак. Алар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алачак һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатлары белән билгеләп үтеләчәк.