Казан федераль университетында традицион бушлай татар теле курслары узачак. Аларның тыңлаучылары ай дәвамында татар теленә өйрәнүдән тыш, татар халкының мәдәнияте белән дә танышачак. Курслар 10 нчы ноябрьднә башлана.
2010 елдан башлап КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар теле буенча дәресләр уздырыла. Аларны, Казан университеты профессорлары, доцентлар алып бара.
Курсларга 100дән артык кеше язылган инде. Алар 10 нчы ноябрьдә укый башлыйлар. Шул ук көнне ИФМКда (Татарстан ур., 2 нче йорт ) 18.00 сәгатьтә кереш дәресе планлаштырылган. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, курсларга 20 нче ноябрьгә кадәр кушылырга мөмкин. Моның өчен сылтама буенча онлайн-теркәлү узарга кирәк.
Тыңлаучылар тел белү дәрәҗәсенә карап төркемнәргә бүленәчәк: башлангыч һәм дәвам итүче. Һәр төркемдә 15 кеше булачак.
Быел татар теле курслары интенсив форматында узачак - дәресләр атнага өч тапкыр, 17.30 дан 20.40 сәгатькә кадәр планлаштырыла. Программа 72 сәгатькә исәпләнгән. Укулар 15 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Тулырак мәгълүмат алу өчен 293-94-52 телефоны номеры буенча шалтыратырга яки cdppo@mail.ru электрон адресына язарга була.