«ТАНЕКО» комплексында Е.Н. Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте укучылары булды.
Экскурсиянең төп максаты – химик су чистарту җайланмасы һәм агып төшүче сәнәгать суларын чистарту участогы эшен өйрәнү. «Су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү» белгечлеге буенча белем алучы өченче курс студентлары өчен «ТАНЕКО» ның уникаль җиһазлары һәм системасы аеруча кызыклы булды.
Алар бу белгечлекнең Татарстандагы беренче һәм бердәнбер уку төркеме. Киләсе елда аларның практика һәм күпләр аны «Татнефть» компаниясенең Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында узарга теләк белдерде.