Россия Мәгариф министрлыгы каршында Яшьләр советы төзелде

2022 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы Яшьләр советы Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм аның карамагындагы оешмалар хезмәткәрләренең 35 яшькә кадәрге һөнәри, интеллектуаль, әхлакый һәм иҗади потенциалын үстерү мәсьәләләрен карау өчен төзелгән даими эшләүче киңәшмә органы булачак. Алар өчен рекомендация характерындагы тәкъдимнәр чыгарылачак.

Яшьләр советы патриотизм, гаилә кыйммәтләре, сәламәт яшәү рәвеше һәм экологик мәдәниятне үз эченә алган,  яшьләрнең дөньяви карашның формалаштыруга юнәлтелгән чаралар белән бәйле мәсьәләләрне карау белән шөгыльләнәчәк.

Яңа киңәшмә органы шулай ук яшь белгечләрнең фәнни-гамәли конференцияләрне, социаль әһәмиятле чараларны оештыруда һәм уздыруда катнашуын тәэмин итәчәк.

Яшьләр советының составы  министрлык боерыгы белән раслана һәм үзгәрә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International