11нче ноябрьдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Халыкара студентлар көненә багышланган туры линия ача.
Республика халкының сорауларына ведомствоның югары белем бирү бүлеге башлыгы Линар Яруллин җавап бирәчәк.
Чара Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә узачак һәм 10.00 да башлана. Мөрәҗәгатьләр 8(843)221-80-35 номеры буенча кабул ителә.