14-18 ноябрьдә Казанда «Глаголица» IX Халыкара бәйсез әдәби премиясе финалы узачак. Аның кысаларында шәһәр халкы танылган авторлар һәм аларның әсәрләре белән таныша алачак. Иҗади очрашулардан тыш, чаралар программасына фильмнар, театраль постановкалар һәм автограф-сессия дә кертелгән.
Быел фестивальнең мактаулы кунагы Россия кинодраматургы, рәссам-куючы, актер, кинорежиссер, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Адабашьян булачак. Жюри әгъзалары арасында танылган балалар язучылары һәм шагыйрьләре Андрей Усачев, Виктор Лунин, Сергей Махотин, Нина Дашевская, Галина Дядина, Галимҗан Гыйльманов һәм башкалар бар.
Иҗади очрашуларга теләге булган һәркем килә ала. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Чаралар программасы Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында тәкъдим ителгән.
Конкурс нәтиҗәләрен 18 нче ноябрьдә «Әкият» курчак театрында игълан итәчәкләр. Төп приз "Бәллүр ябалак" булачак.