Тренировкалар, мастер-класслар һәм диджитал-курслар: Түбән Кама «Чайка»сында мәктәп укучылары өчен көзге смена узды

2022 елның 11 ноябре, җомга

"Татнефть" компаниясенең Түбән Камадагы  "Чайка" лагеренда көзге смена мавыктыргыч узды. Мәктәп укучылары өчен биредә спорт-патриотик эчтәлекле программа әзерләнде.

Әлеге лагерь Зәйның матур ярында урнашкан. Нәкъ монда көзге каникулларда рәхәтләнеп ял итәргә: йөзүчеләр, көрәшчеләр, хоккейчылар һәм төрле спорт секцияләреннән килгән балалар килгән иде. «Чайка» - республикада ел әйләнәсендә күнегүләр үткәрү өчен шартлар булган  лагерьларның берсе. Биредә  юыну бүлмәсе һәм бәдрәфе  булган уңайлы номерлар, җылытыла торган ябык бассейн, спорт һәм тренажер заллары, стадион һәм спорт мәйданчыклары.

  "Чайка" га килүчеләр  өчен Түбән Камага махсус «Альметрик» интерактив үзәге белгечләре килде, алар химик тәҗрибәләр белән фәнни шоу үткәрделәр. Икенче көнне "Татнефть" мәктәп биолабораториясендә семинар узды. Балалар ботаника буенча мавыктыргыч лекция тыңладылар һәм үсемлекләрне утырту буенча практикумда катнаштылар. Ә Digital Academy мастер-классында укучылар кәрәзле телефонда роликла төшерергә һәм монтажларга өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International