Мәгариф турындагы республика законындагы үзгәрешләр өйдә белем алучы инвалид балаларны бушлай тукландыру мөмкинлеге бирәчәк. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитет утырышында сөйләде.
А.Асадуллина "Мәгариф турында" Татарстан канунына үзгәрешләр кертелә торган закон проектын тәкъдим итте. Ул документны федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән. Закон проекты белән ике тапкыр түләүсез туклану белән тәэмин ителә торган укучылар категориясе билгеләнә. Сүз сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән, мәгариф оешмаларында яшәмәгән укучылар турында бара.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, федераль кануннарда укучыларның әлеге категориясен туклану белән тәэмин итү тәртибенә бердәм якын килү каралмаган. Ягъни, бу коры паек, акчалата компенсация яки туклануны оештыруның бу ысулларын берләштерү булырга мөмкин.
Ул билгеләп үткәнчә, Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар өчен дәүләт мәгариф оешмалары Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагында, шуңа күрә туклану белән тәэмин итү министрлыкка тәкъдим ителде. «Кайбер муниципаль мәгариф оешмаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала статусы булган балалар да белем ала. Моңа бәйле рәвештә җирле үзидарә органнары да муниципаль тәртип урнаштыра, - дип искәртте Асадуллина.
Комитет депутатлары закон проектын хуплады, хәзер ул Татарстан Дәүләт Советының якындагы утырышында каралачак.