Россия һәм БДБ илләре педагоглары "Чиксез укыту" конкурсында катнашырга чакырыла

2022 елның 11 ноябре, җомга

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы  "Чиксез укыту"  конкурсына катнашу өчен заявкалар кабул итү дәвам итә. Анда Әзәрбәйҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдавия, Таҗикстан, Үзбәкстанда рус телендә укытучы педагоглар, шулай ук Россия белгечләре катнаша ала.

Конкурс ике этапны үз эченә ала: читтән торып һәм көндезге. Катнашу өчен заявканы 1 декабрьгә кадәр бирергә мөмкин. Укытучыга дәрес үрнәге, чараны тасвирлау, укучылар белән иҗади эш үрнәге булган  педагогик проектны тәкъдим итәргә кирәк. Бу аның иҗади потенциалын, методик алымнарын һәм дидактик күнекмәләрен күрсәтә торган оригиналь һәм мөстәкыйль эшләнгән проектлар булырга тиеш.

Тәкъдим ителгән эшләрне жюри бәяләячәк һәм 12 нче декабрьдә финалистларның исемнәрен игълан итәчәк. Аларны 22-23 декабрьдә Мәскәүдә проектны яклау  форматында уздырыла торган икенче (көндезге) турда катнашырга чакырачаклар.

Үткәрү көннәре: беренче тур - 10 октябрь - 1 декабрь, икенче тур - 22-23 декабрь.

Тулырак мәгълүмат конкурс сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International